Актанышта бүген тагын 11 ветеранга яңа йорт ачкычлары тапшырдылар

9 мая 2012 г., среда

Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннарының торак хәлләрен яхшырту максатыннан эшләп килүче федераль программа нигезендә, районыбызда барысы 400 ветеран исемлеккә кертелгән. Аларның инде 336 сы яңа тораклы – йортлы булды. Әлеге йортларның соңгы 11енең ачкычларын   бүген – нәкъ менә Җиңү бәйрәме көнне район башлыгы Э.Н.Фәттахов тантаналы рәвештә ияләренә тапшырды.

                       

                       

Тантанада якташларыбыз - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Идарә эшләре буенча мөдире Кадрия Идрисова да катнаштылар.

                              

- Бүген Җиңү бәйрәме, хис бәйрәме, хатирәләрне актара торган бәйрәм. Хөкүмәтебез мондый программа белән зур бүләк эшли - бу бит әби-бабайларыбыз үзләренең балалары, оныкларына, үз нәселен дәвам итүчеләргә үзеннән истәлек, зур бүләк калдыра, дигән сүз, - диде үз чыгышында Кадрия Рәис кызы.

                             

Район башлыгы Энгель Фәттахов тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлады:

- Саулык-сәламәтлек, иминлек барыгызга да. Бүген бездә икеләтә бәйрәм. Хөкүмәт җитәкчелеге соңрак булса да, сугыш ветераннарына, тол хатыннарына зур ярдәмен күрсәтә. Безнең район буенча торак хәлләрен яхшыртуны үтенеп 450гә якын гариза кабул ителгән иде, шулар арасыннан  400 ветеран программага кертелде. Бу яңа урамда инде менә ветераннар өчен 25 йорт төзелеп тапшырылды. Актанышта ветераннар өчен генә 30 фатирлы бер йорт салабыз. Йортларыбызның һәммәсен үзебезнең район оешмалары төзеде. Сыйфат ягыннан да һич тел-теш тидерерлек түгел, ветераннарыбыз үзләре дә сөенеп туймыйлар, -диде Энгель Нәвап улы,  төзүчеләргә эшләрен намус белән җиренә җиткереп башкарулары өчен рәхмәтләрен җиткерде.

                             

Район башлыгы кулыннан барлык уңайлыклар тудырылган, табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан, матур, зәвык белән төзелгән яңа йорт ачкычларын әби-бабайлар, аларның туганнары күз яшьләре аша рәхмәтләрен укып алдылар. Исәннәрнең кадерләрен белеп, үлгәннәрнең хөрмәтләрен күреп, Җиңү көнендә икеләтә шатлык-куаныч бүләк иткәннәре өчен бәреп чыккан күз яшьләре иде ул...

                              

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International