Олы юллар сызганнарны тамырлардан күреп танырлар

29 апреля 2012 г., воскресенье

Актаныш сәнгатькәрләренең  бай эчтәлекле матур концерт тамашасы әзерләп яисә драма әсәрен сәхнәләштереп, районыбыз, күрше төбәкләр һәм башкалабыз – Казан тамашачысына тәкъдим итүе инде күптән күркәм гадәткә әверелде. Быел  исә актанышлыларның горурлыгы – М.Җәлил исемендәге премия лауреаты “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле оешуга 45 ел тулу уңаеннан “Олы юллар сызганнарны тамырлардан күреп танырлар” дип исемләнгән иҗат –хисап концерт программасын Казанда Г.Камал исемендәге драма һәм комедия театрында 19 нчы майда куячаклар. Ә кичә – 28 нче апрель көнне әлеге программаны Түбән Кама шәһәрендә күрсәттеләр. Тамашачылар концертны искиткеч җылы кабул иттеләр, артистларны чәчәкләргә күмделәр. Район башлыгына, әлеге матур чараны оештыручыларга халкыбызның милли ризыгы – чәк-чәк, самавыр һәм башка истәлек бүләкләре тапшырдылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International