Актанышның “Лачын” боз спорт сараенда 26-28 нче апрель көннәрендә Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев Кубогына 1996-98 нче елгы яшүсмерләр арасында узган татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнирга бүген йомгак ясалды.
Бәйгеләрне ачу тантанасына Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры Р.Т.Борһановның килүе, спорт өлкәсендә танылган шәхесләр – Татарстан Республикасы милли көрәш федерациясе башкарма директоры Р.Хәйруллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле А.Абдуллин, республика категориясендәге хөкемдар, Татарстан Республикасы ирекле көрәш федерациясе башкарма директоры И.Миндубаев, халыкара класслы хөкемдар Р.Җәләев, Яр-Чаллы педагогика университеты профессоры, көрәш буенча тренер Р.Фәйзуллин һәм башка бик күп мәртәбәле кунакларның бәйге барышына бәя биреп утырулары турнирның ни дәрәҗәдә җитди булуы турында сөйләүче дәлил.
Бәйгедә көч сынашу өчен республикабыздан 44 команда һәм Пермь өлкәсеннән бер төркем – барысы 432 көрәшче килгән иде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Актаныш көрәшчеләреннән бәйгедә 43 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Такталачык кадет-мәктәбеннән Р.Ханов I, 50 кг га кадәргеләр арасында А.Исмәгыйлев - III, 55 кг кг кадәр үлчәү авырлыгында И.Рәхмәтуллин III урынны яуладылар.
Командалар арасында Актаныш командасы абсолют җиңүче булып танылды, милли көрәшнең элек-электән килгән традицион бүләге – тәкә һәм Кубок белән бүләкләнде..jpg)
Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов Актаныш көрәшчеләрен җиңү белән котлады: “Мөхтәрәм якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Кубогына бәйгенең Актанышта оештырылуы һәм безнең егетләрнең анда җиңү яулавы, әлбәттә, зур горурлык. Билгеле, җиңүләр җиңел генә килми. Балаларны көрәш белән шөгыльләндерүдә, ярышларга әзерләүдә зур көч куйган тренерлар – И.Әнвәров, Р.Исхаков, Р.Нургалиев, Р.Сираевларга рәхмәтләремне җиткерәм. Киләчәктә без әле тагын да зуррак үрләр яулау, тагын да югарырак баскычка менү өчен көчебездән килгәнне эшләргә тиешбез”,- диде ул.
Турнирда II урынны Кукмара, III урынны Теләче көрәшчеләре яулады.
Үз авырлык категорияләрендә I-IVурыннарга ия булган көрәшчеләргә акчалата бүләк тапшырдылар.