Уку- энә белән кое казу

27 апреля 2012 г., пятница

Бүген Актанышның 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәгариф учреждениесе базасында “Икенче буын стандартларын тормышка ашыруда башлангыч белемнең төп стандартлары” темасына республика семинары үтә. Семинарга Мөслим, Минзәлә,Сарман, Кукмара районнарыннан да башлангыч сыйныф укучыларының килүе көтелә. Шулай ук, чарада Яр-Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтыны мөгаллимнәре чыгыш  ясаячак.

Программада – мастер-класслар күрсәтү, укучылар тарафыннан проект эшләрен яклау, укучыларның кул эшләреннән икенче буын стандартлары буенча китаплар күргәзмәләре оештыру ниятләнә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International