И туган тел, и матур тел!

26 апреля 2012 г., четверг
Бүген татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге каршында Туган тел бәйрәме үткәрелде.  Әлеге чарада районыбыз мәктәпләре укучылары, балалар бакчалары кыз-малайлары, район күләмендә “Иле барның теле бар” шигырь бәйгесендә җиңү яулаган укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды, әсәрләре сәхнәләштерелде.
                                           
                                           
                                           
                                           
                                           

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре чыгыш ясаучы балаларга истәлек бүләкләре - китаплар, альбом, төсле каләмнәр, фломастерлар тапшырдылар.

Шулай ук, бәйрәмдә “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе әгъзалары да чыгыш ясады.

                                          

Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Н.Нурлыев бәйрәмдә якташыбыз Х.Миңнегалиев истәлегенә булдырылган мөхәррият бүләген “Актаныш таңнары” газетасының актив хәбәрчесе Качкын авылыннан Зәлифә Әхмәтгалиевага һәм “Агыйдел дулкыннары” иҗади берләшмәсе әгъзасы Альбина Авзаловага тапшырды.

                                         
                                         
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International