Исәннәрнең кадерен бел

26 апреля 2012 г., четверг

26 апрель  - Чернобыль АЭС ында 1986 нчы елның шушы көнендә килеп чыккан авария нәтиҗәсендә һәлак булганнар һәм зарар күргәннәрне  искә алу көне буларак билгеләнеп үтелә.

Бу көн тарихка дөньяда иң зур, куркыныч шартлауларның берсе булган көн дип кереп кала. Ике атнага якын дәвам иткән янгын нәтиҗәсендә, атмосферага 190 тоннага якын радиоактив матдәләр чыгарып ташлана. Россиянең көнбатыш өлеше, Белорусия, Украинаның төньягы – барысы 160 мең кв.метрга кадәр мәйдан пычрана. Һәлакәт зонасыннан 400 меңгә якын кеше эвакуацияләнә.

                                          

http://chernobil.info/ 

Әгәр дә, каһарман йөрәкле ватандашларыбыз, үз-үзләрен аямыйча, шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә хезмәт куймасалар, әлеге фаҗига тагын да куркынычрак төс алган булыр иде. Башкалар хакына алар үзләренең гомерләре, сәламәтлекләрен корбан иттеләр.

Һәр елдагыча, районыбызда әлеге көнне һәммә чернобыльчеләрне искә алу, исәннәрне хөрмәтләү, батырлыклары өчен рәхмәтләр әйтү максатыннан бергә җыялар. Бүген Актаныш районы чернобыльчеләре “Игелек үзәге”ндә халыкка  социаль хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре белән очраштылар. Пенсия, инвалидлык өчен компенсацияләр, ял йортлары һәм дәвалану үзәкләренә юлламалар алу турында,һ.б. үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
                                          
                                          
                                          

Районыбыз буенча барысы бүген 21 чернобыльче исән, очрашуга аларның 13 е генә килә алган иде.  Беркемгә дә сер түгел, әлеге нурланышың кешеләр сәламәтлегенә  зарары әйтеп бетергесез. Авариядән соң әлеге афәтле урында эшләгән каһарманнар сафы көннән көн сирәгәя. Чернобыль һәлакәте корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Соңыннан сөйләшү чәй табыны янында дәвам итте.

                                         

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International