Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин котлавы.
Хөрмәтле татарстанлылар!
26 апрель – Туган тел көне. Бу бәйрәм татар шигъриятенә нигез салучы Габдулла Тукай хөрмәтенә республика Президенты М.Ш.Шәймиев тарафыннан алты ел элек гамәлгә куелды. Тукаебыз, заманында, телебезне хөрмәтләп-сөеп: "И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы", – дип язган иде...
Кешенең бөтен рухи дөньясын туплаган, аны ата-бабалары җире белән, аларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән бәйләгән, үсә баручы глобализация шартларында аңа үзенең эчке дөньясын саклап калырга ярдәм иткән туган телебезне, киләчәк буыннарга илтеп җиткерү – алдыбызда торган иң зур бурыч шул. Бу проблема безне генә түгел, бөтен Европа җәмәгатьчелеген борчый. Моны ишетеп кенә түгел, ә үзем Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының Регионнар палатасындагы мәдәният һәм мәгариф комитетында аны хәл итү буенча хезмәттәшләрем белән бергә эшләп беләм. 115 милләт һәм халык вәкилләренең язмышлары бергә үрелеп үскән борынгы җиребез Татарстанда милләтара татулыкны саклап калуга зур игътибар бирелү белән горурланам. Бездә законнар белән дә, гамәлдә дә һәр кешенең туган телен белү һәм туган телдә ирекле аралашу, туган мәдәниятең хәзинәләре белән таныш булу, үз халкыңның тарихын өйрәнү хокукы тәэмин ителгән. Республикада милли мәктәпкәчә балалар учреждениеләре челтәре үсә бара. Татар, чуаш, удмурт, мари, мордва телләрендә укыта торган мәктәпләр уңышлы эшләп килә. Халыкның этник төркемнәре өчен якшәмбе мәктәпләре саны арта бара. Уку-укыту методика әсбапларын чыгару күләме көннән-көн арта. Татарстанның мәгълүмат киңлекләре яңа милли массакүләм мәгълүмат чаралары белән байый.
Һәр халыкның үз туган теле аның милли үзаңын билгели. Рәсүл Гамзатов үзенең "Дагстаным" дигән китабында туган җирендә үлгән дип саналган дагстанлы белән Парижда очрашуын яза. Кайткач, бу кешенең туганнарына аның исән булуы турында сөйли. Әнисе: "Рәсүл, ә син минем улым белән ничек сөйләштең?" – дип сорагач, "Безнең тәрҗемәчебез бар иде", – дип җавап бирә Гамзатов. "Димәк, аның үлүе хак икән", – дип, ана елап җибәрә. Гыйбрәтле хикәят, шулай бит? Һәм ул гап-гади хакыйкатьне раслый: нәсел, туган тел, гаилә, шулай ук намуслылык, хезмәт сөючәнлек һәм мәрхәмәтлелек – болар барысы да тормыш нигезен тәшкил итүче кыйммәтләр. Без бу хакта кычкырып йөрмәсәк тә, нәкъ менә шул кыйммәтләргә таянып яшибез. Шулар бәрабәренә без исән. Шулар бәрабәренә туган телебез яши. Шуңа күрә дә республика җитәкчелегенең илебез дәүләт мәгариф стандартындагы милли компонентны саклап калуга юнәлдерелгән тырышлыклары, Татарстан мәнфәгатьләреннән генә чыгып түгел, ә тулаем күпмилләтле Россия халкын кайгыртып башкарыла. Безнең якташыбыз, бөек рус шагыйре Гавриил Державинның телне яклап әйткән сүзләренең бүген дә актуаль булуы очраклы түгелдер: "...кеше сүз белән көчле; тел – белемнең ачкычы..."– ди ул. Без бу "ачкыч"ны югалтмыйча, мәңге сакларга тиеш, чөнки һәр халыкның үз туган теле – аның күңеленең, акылының һәм йөрәгенең бәһасез хәзинәсе.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле татарстанлылар, Туган тел көне белән!
http://www.vatantat.ru/ дан алынды.