20-21 нче апрель көннәрендә Актанышның 1 нче санлы мәктәбе базасында 3-4 сыйныф укучылары арасында “Математика дәресләрендә проект-эзләнү эшләре” темасына бәйгеләр үтте. Анда барысы 40 укучы сыналды.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 3 нче сыйныф укучыларыннан беренчелекне Качкын мәктәбеннән И.Зыязетдинов (укытучысы Ә.Кәшапова) яулады. II урында – Теләкәйдән И.Миргалимов (укытучысы Ф.Гәрәева), III урында – Яңа Әлемнән укучылар төркеме (укытучысы Ф.Зарипова).
“Иң яхшы гамәли эш” номинациясендә Яхшый мәктәбе укучылары(укытучылары Д.Нәбиуллина) җиңүгә иреште.
“Иң яхшы бизнес-проект” номинациясендә Аккүз мәктәбеннән Г.Фәррахова эше (укытучысы С.Хөҗҗәтова) җиңеп чыкты.
“Иң яхшы идеяле проект”номинациясендә Богады мәктәбе укучысы Р.Закиров (укытучысы Г.Салихова).
4 нче сыйныф укучылары арасыннан исә I урында – Чуракай мәктәбеннән килгән кыз-малайлар төркеме (укытучылары Н.Хафизова), II урында – Зөбәердән А.Вәгыйзова (укытучысы Г.Миргалиева), III урында - Иске Кормаштан Р.Зарипов (укытучысы Р.Ибраһимова).
“Иң зәвыклы проект” номинациясендә Яңа Кормаш мәктәбеннән А.Адиев (укытучысы Э.Шәймөхәммәтова) җиңүче дип табылды.
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 3 сыйныф укучыларыннан Я.Әхмәтова - Актанышның 1 нче санлы мәктәбе укучысы (укытучысы А.Даутова) җиңү яулады. II урында – Байсар мәктәбеннән бер төркем укучылар (укытучылары А.Әмирова).
III урында – Киров мәктәбе укучылары (укытучылары М.Бәхтиева).
Бу төркемдә “Иң зәвыклы эш” номинациясендә Т.Суксу мәктәбеннән Р.Гыйлманова (укытучысы Ф.Мансурова) өстен калды.
Урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныф укучылары арасында урыннар түбәндәгечә:
I-Актанышның 1 нче санлы мәктәбе укучысы К.Мансурова (укытучысы Л.Галләмова),
II - Актанышның 2 нче санлы мәктәбе укучысы Р.Мофаздалов (укытучысы Э.Салихова),
III - Актанышның 1 нче санлы мәктәбе укучысы И.Әхмәтдинова (укытучысы Д.Хөббетдинова).
“Иң эзләнүчән эш” номинациясендә Киров мәктәбеннән Ю.Кәрамуллина (укытучысыА.Гыйздуллина) җиңүче дип табылды.
“Иң яхшы гамәли эш” номинациясендә Актаныш гимназиясе укучылары (укытучылары М.Аграпова) өстен калды.