Казан шәһәренең 170 нче мәктәбендә 20 нче апрель көнне Фатих Әмирхан исемендәге V республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Биредә сайлап алу турыннан үткән 200гә якын эш арасыннан Такталачык мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Нуриеваның “Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә мәктәп музейларының әһәмияте” темасына әзерләнгән хезмәте II дәрәҗә диплломга ия булды. Такталачык мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы А.Әкрәмова конференциядә “Фатих Әмирханның “Нәҗип” һәм Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәяләрендә охшашлык” темасына башкарылган фәнни-эзләнү эшен яклап, III дәрәҗә дипломга ия булды.
Яңа Кормаш мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы Г.Сәлахова (укытучысы Ф.Закирҗанова) үз хезмәтен Я.Шәфиковның “Хуш, Агыйдел” китабына нигезләнеп эшләгән. Ул конференциядә уңышлы чыгыш ясап кайтты.