Терлекләрдән максималь күләмдә югары сыйфатлы сөт алу, җәйге лагерьларга чыгару өчен терлекләрне әзерләү, җәйләүләрне карау – бу һәм башка мәсьәләләргә багышланган семинар бүген Әнәк агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсе Кыркаентүбә фермасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан оештырылды. Анда идарә белгечләре, районның ферма мөдирләре, баш зоотехниклар катнашты.
Районның баш мал табибы Х.Бәдертдинов сүзен: “Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, сөт алу һәм сөтнең майлылыгы кимүгә таба авышты”,- дип башлады. Семинарны нәкъ менә Кыркаентүбәдә оештыру да бу бригаданың уңай эш тәҗрибәсен өйрәнү, үрнәк итеп күрсәтү, продукция үсешенә китергән сәбәпләрне ачыклау максатыннан иде.
Биредә барысы 240 сыер асрала, шуларның 41 е – ташланган. Калган сыерларның 140ка якыны югары җитештерүчәнлеккә ия. Алардан һәр көнне 20-30 л сөт савып алына. Маллар читтән кайтартылмаган, үзләренеке. Димәк, югары җитештерүчәнлеккә китергән төп сәбәп – малкайларның дөрес күләмдә һәм сыйфатлы азык белән туклануында. Сыерга сый бирмәсәң, сөте алынмас дигән халык мәкале бик тә урынлы бу урында.
Өстәвенә, сыерлар көнгә өч мәртәбә савыла. Бу мәсьәлә, әлбәттә, җиңелләрдән түгел, чөнки эшне ике сменада оештырырга кирәк. Аның каравы, нәтиҗәсе күз алдында – савылган сөт күләме 30 кг га арткан.
Дүрт савымчыга 55әр сыер туры килә, хезмәт ләренә күрә түләү хаклары да югары: 19, 20, 23әр меңгә кадәр. Шунда ук дүрт көтүче-терлекче исә 19,8 мең хезмәт хакы алып эшлиләр. Бүген биредә эш күрсәткчләре дә, хезмәткә мөнәсәбәт тә башка күп кенә хуҗалыкларныкы белән чагыштырганда, җир белән күк аермасы.