20 нче апрель көнне Казан шәһәренең 7нче гимназиясендә Лев Толстой исемендәге республикакүләм X фәнни-тикшеренү конференциясе 6-11 сыйныф укучылары арасында укулар уздырды. Район турыннан үткән 6 фәнни эшнең дүртесе читтән торып оештырылган турдан узып, Казанга чакырылды. Алар:
-2 нче санлы Актаныш урта гомумбелем бирү мәктәбе 10нчы сыйныф укучысы Э.Имамова. Ул ТР мәгариф һәм фән министрлыгының 1 нче дәрәҗә дипломына лаек булды (укытучысы Р.Усманова),
-Байсар урта гомумбелем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Л.Шакирова (укытучысы В.Мәрдәнова), 3 нче дәрәҗә дипломга ия булды,
-Актанышның 1 нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе 8нче сыйныф укучысы Г.Миләева (укытучысы С.Мәсәлимова) һәм Качкын мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Г.Кәримова (укытучысы Р.Кәримова) ТР мәгариф һәм фән министрлыгының грамоталары белән бүләкләнделәр.
Лев Толстой исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе Актанышта быел җиденче мәртәбә 27 апрель көнне үткәреләчәк. Анда 6-11 нче сыйныфлардан теләгән һәр укучы катнаша ала.