Иртәгә - 26 нчы апрельдә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге каршында Туган тел бәйрәме үткәрелә. Әлеге чарада районыбыз мәктәпләре укучылары, балалар бакчалары кыз-малайлары, район күләмендә “Иле барның теле бар” шигырь бәйгесендә җиңү яулаган укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләячәк, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылачак, әсәрләре сәхнәләштереләчәк. Шулай ук, бәйрәмдә “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе әгъзалары да чыгыш ясаячак.
Бәйрәм 13.30 сәгатьтә башлана, барлык шигырь сөюче райондашларыбызны көтеп калабыз!