22 нче апрель көнне Актанышның Җәмигъ мәчетендә Әлифба бәйрәме үткәрелде. 3 ел дәвамында, остазлары Зөһрә Закирова һәм Рәйсәлә Шәвәлиевадан барысы 34 мөслимә гыйлем алган – аларга уңышлар һәм белем алуларын Казаның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дәвам итүләрен теләп, шәһадәтнамәләр тапшырдылар.
Әле гыйлем эстәү юлында булган һәм укуларын тәмамлаган бар 64 мөслимәгә исә иганәчеләр: Р.Кустова, Х.Фәрдиева, М.Арслановалар ярдәме белән алынган “Коръән тәфсире” бүләк итеп тапшырылды.
Бәйрәмдә мөселманнарның киенү әдәбе, күркәм исемнәр кушу, тәсбих тарту һәм аның мәгънәсе кебек темаларга алдан әзерләнеп килгән укучыларның чыгышлары тыңланды, җәйгә эшләнәсе эшләр хакында да киңәшләштеләр: һәр атнада җыелып Коръән уку, ул да булса, районыбыз мәчетләре каршын гөл-чәчәкләргә күмү, июнь аенда мөслимәләр Сабантуе үткәрү, изге Болгарга сәфәр кылу турында планнар билгеләделәр.