Э.Н.Фәттахов: “Тормышыбыз матур булсын, дисәк, безгә җитәкчеләр, дин әһелләре һәм укытучылар барыбыз бергә эшләргә, тырышырга кирәк”.

23 апреля 2012 г., понедельник

“Тормышыбыз матур булсын, дисәк, безгә җитәкчеләр, дин әһелләре һәм укытучылар барыбыз бергә эшләргә, тырышырга кирәк”. Районның җирлек башлыклары,  эшмәкәрләре  һәм дин әһелләре белән очрашуда Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов шулай дип белдерде.

Очрашу җыелган проблемаларны уртага салып сөйләшү, киңәшләшү, уртак бер карарга килү максатыннан оештырылды.

Мәгълүм булганча, апрель башында Актаныш районы җирлек башлыклары Европадагы иң зур татар авылларыннан саналучы Урта Әләзән (Пенза өлкәсе) авылында булып, тормыш-көнкүрешләре белән танышып кайтканнар иде. Соңрак исә район эшмәкәрләре делегациясе Чуашстанның Комсомольское районының  Тукай, Урмай, Батыр районының Шыгырдан авылларында сәүдә эше, җитештергән продукцияңне отышлы итеп сату мөмкинлекләре һәм ысуллары турында тәҗрибә уртаклашып кайттылар. Татарстаннан читтә яшәп, мөстәкыйль рәвештә үз көннәрен үзләре күреп ятучы әлеге милләттәшләребезне берләштергән уртак сыйфат – ул да булса, бердәмлек, дингә хөрмәт һәм аның кануннарын үтәп тормыш итү, дәүләт ярдәменә өметләнеп утырмыйча, үз көнәрен тырышып үзләре күрү һәм, ниһаять, үз эшләрен булдырып, шуннан керем ала белү.  “Без Татарстанның үзендә яшәп, һәрдаим дәүләт ярдәмен күрә торып, чиста татар районы булсак та, бу дәрәҗәгә күтәрелергә ерак әле, әмма, без аңа омтылырга тиеш”, - дип ассызыклады район башлыгы Э.Фәттахов очрашуда.

Әлеге җыелышта бу  якларга сәфәр кылучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, үзгәрешне нидән башларга икәнлеген киңәшләштеләр. Мөселман халкына исеркеч эчемлекләр белән мавыгу ят нәрсә. Эшне шунан башлау кирәк. Әкренләп, кибет киштәләрендә исерткечләр кертүне һәм сатып алуны киметү зарур. Ә моның өчен халыкның инде бозылырга өлгергән менталитетын янәдән үз, элекке, саф хәленә кайтарырга кирәк. “Димәк, безнең өчен берләнбер юл – ул да булса, дин ярдәмендә бу баткаклыктан чыгу. Динне хөрмәтләгән, Аллаһтан курыккан кеше гөнаһ кылмый, ярамаганга үрелми”,- дигән фикерләрен җитткерде Актанышның Җәмигъ мәчете имам –хатыйбы Арыслан хәзрәт.

Шулай ук, бу урында, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп директорлары белән берлектә Балтач районында булып, мәктәпләрдә әхлак тәрбиясе дәресләрен караган, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт белән очрашкан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Шәмсунова очрашудан алган фикерләре белән уртаклашты: “Балтачта 12 яше тулган һәр бала намаз укый белергә тиеш, дип максат куелган. Анда мәдрәсәсләр гөрләп эшли – балалар да , өлкәннәр дә бер булып, дини тәгълимәтләрне үзләштерәләр. Балалар –оныкларның якты киләчәгенә ышаныч булсын өчен, наркомания, алкоголизм, суицид кебек замана афәтләреннән саклану өчен туры юл, дип ышанып, ата-аналар һәм балалар бер сүздә булып, өйрәнәләр”,- диде ул.

Актанышта да мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында бу хакта сөйләшүләр башларга, сәүдә нокталарында исерткеч эчемлекләр сатуга гына корылган бизнесны артка куеп, табыш алуның башка юлларын да эзләргә, җирлек башлыклары белән авылларда бу юнәлештә системалы эш алып барырга диән фикер белән тәмамланды очрашу.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International