Экологик яктан чиста продукция җитештереп, районыбыз халкын тәэмин итү йөзеннән эшли башлаган “Дуслык” ҖЧҖ дә бүген эш кайный. 4 га мәйданны биләгән теплицаның өч гектарында 26 нчы январьдә кыяр, калган өлешкә 13 нче январьда помидор утырткан булганнар. Кыяр инде өлгергән – беренче уңышны 9 нчы апрельдә җыйганнар. Бүген ул районыбыз кибетләренә чыгарылган, арткан өлеше исә Яр-Чаллы шәһәренә озатыла.