20 апрель көнне Такталачык коррекцион мәктәбе базасында шул категория укучылары арасында кул көрәше буенча республика бәйгесенең зона өлеше үткәрелде. Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай һәм Мөслим районнарыннан көч сынашырга барысы 36 бала килгән иде.




.jpg)
Актанышлылар бәйгедә һич сынатмадылар:
Үз авырлык үлчәүләрендә кызлар арасында А. Корбанова, А.Әминова II,
ир балалар арасында Ф.Хисмәтуллин, Р.Халиков, А.Батталовлар мәртәбәле I урыннарга ия булдылар.
Нәтиҗәдә, Актаныш командасы җиңүче дип табылды.



II урында – Түбән Кама, III дә - Менделеевск районнары командалары. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлек бүләкләр тапшырылды. Калган командалар да буш калмады – аларга спорттагы активлыклары өчен, шулай ук, дипломнар тапшырдылар.