Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе

20 апреля 2012 г., пятница
18 нче апрель көнне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шәмсунова җитәкчелегендә Актаныштан  12  мөслимә, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, Актаныш мәктәп директорлары урынбасарлары Балтач районында Салавыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә булып, анда балаларга белем бирүдә әхлак дәресләренең роле,максаты, тәртибен өйрәнеп, укытучыларның  яңа үрнәге белән якыннан танышып кайттылар.
                                   
                                   
Мәктәптә ачык әдәбият дәресен, класстан тыш чара карадылар.
                                   

Очрашуда  Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең кичке бүлеген тәмамлаучы укучыларга мөфти шаһәдәтнамәләр тапшыру максаты белән районга килгән Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт, ТР Президентының дини оешмалар белән идарәсе башлыгы Марат Гатин  да катнашты.
 
                                  
                                  
                                 
                                 
                                    
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International