Халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай бүләге иясе, күренекле якташыбыз Гамил Афзалның якты истәлеген мәңгеләштерү, аның иҗатын тирәнрәк өйрәнү һәм яшь буынны әдәбият-сәнгатькә тарту, иҗади сәләтен үстерү максатыннан районда иҗади бәйге игълан ителә.
Г.Афзалның шигърияте лирикага бай. Аның кыска юмористик һәм сатирик хикәяләрен, эпиграмма, фельетон, балладаларын халык яратып укый. Каләм тибрәтүче укучыларны да юмор хисенә бай иҗади бәйгегә чакырабыз.
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале быел да ирекле тема тәкъдим итә. Узган ел шигырь язучылар көч сынашса, быелгы номинация – кыска шаян хикәяләр.
Шаян хикәяләрнең компьютерда җыелган булуы һәм 14ле шрифт белән 1 биттән артмавы шарт. Авторлар исем-фамилияләрен тулы килеш язарга, кайсы мәктәптә, ничәнче сыйныфта укуларын һәм иҗатка этәргеч бирүче укытучыларын күрсәтергә онытмасыннар иде.
Конкурска йомгак I-V, VI-VIII, IX-XI сыйныфлар һәм 29 яшькә кадәрге яшьләр арасында ясалачак. Иң яхшы дип табылганнары район, республика матбугатына тәкъдим ителә.
Фестивальдә катнашу өчен шаян хикәяләрне “Актаныш таңнары” газетасы редакциясенә 1 майга кадәр китерергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон:3-15-44.