Чәчүгә хәерле сәгатьтә!

19 апреля 2012 г., четверг

“Янаул” ҖЧҖ дә кичә язгы чәчүгә төштеләр. Хуҗалыкның комсу туфраклы басу-кырларында дым тиз югала, шуңа күрә биредә орлыкларны җир куенына салу эшенә инде керештеләр. Әлеге матур башлангыч үрнәгендә  барлык кыр эшләрен кабат планлаштырып, киңәшләшеп алу максатынан, 18 нче апрель көнне “Янаул” ҖЧҖ териториясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Харисов, урынбасары Р.Гарипов, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашында семинар узды.

“Янаул” ҖЧҖ басуларында кайнаган эшне,чәчү барышын күзәтте семинарда катнашучылар, көздән чәчелгән тритикале, яздан өстәп чәчелгән люцерна басуларын карадылар. Солы культурасын бүгенгә 40га дан артык мәйданда чәчкәннәр инде. 85 га мәйданны биләгән әлеге басуда бүген чәчүне төгәлләргә ниятлиләр.  Бодайны да бүгенгә шул ук күләмдә  чәчкәннәр. Хуҗалыкның  12 агрегаты булып, барысына да ремонт ясалган, өчесе чәчүдә йөрсә, калганнары күпьеллык үләннәргә ашлама кертү, өстәп чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллкларны тукландыруда, культивациядә   хезмәт куя.

“Җир эшкәртү, чәчү барышында технология таләпләре төгәл үтәлергә тиеш –һәр адым-гамәлегез дә уйланылып, үлчәп башкарылсын. Шул вакытта ягулыкка да экономия булыр”,- дип ассызыклады Д.Харисов чара барышында.

Семинарда 22 нче апрельгә кадәр бар хуҗалыкларның да чәчүгә төшүе максат итеп билгеләнде. Ә 1 нче майда кукуруза культурасын чәчүгә керешәчәкләр. Хәерле сәгатьтә!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International