Бу уку елында Актаныш гимназиясе яңа статуста – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат буларак эшли башлады. Актаныш районы кыз-малайларыннан тыш, әлеге уку йортына Татарстанның башка районнары, чит регионнар, хәтта, Таҗикстан кебек бөтенләй чит өлкәләрдән дә укучылар белем алырга килделәр.
Әлеге гимназиянең уку елы дәвамындагы эшчәнлеге белән танышу, укучыларның биредә белем алуга карашлары, уңышлар һәм проблемаларны өйрәнү, киләчәккә планнар турында киңәшләшү максатында бүген Актанышка эшлекле визит белән Татарстан премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева килде. Моннан тыш, ул балаларның җәйге ялларын файдалы һәм максатчан итеп оештыру уңаеннан, район җитәкчелеге белән дә эшлекле сөйләшү уздырды.
Иң элек кунакны гимназия базасындагы интернат белән таныштырдылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шәмсунова балаларның җәйге ялларын оештыру нисбәтеннән нинди әзерлек чаралары күрелүен, оештырылачак сменалар, ял итәчәк балалар саны хакында мәгълүмат бирде.
“Бүләк” балаларны сәламәтләндерү лагере узган ел чит төбәкләрдән дә кыз-малайлар кабул итте. Табигатьнең гүзәл бер почмагында биек наратлар ышыгында, тау битеннән тибүче чишмә челтерәвен тыңлап, суларын эчеп, Агыйдел буйларын буйлап, чиста саф һавада кинәнеп ял иткәннәр иде бу кыз-малайлар. Инде быел да әлеге уңай тәҗрибәне кулланырга, читтән килергә теләк белдерүче балаларга ял да итәрлек, милли татар тарихыбыз, телебез, моңнарыбызны күңелләренә салып, үзләренең чын татар балалары икәнлегенә ышанып, сөенеп һәм горурланып кайтып китәрлек смена оештырырга ниятлиләр. Бу уңайдан Зилә Рәхимҗан кызы үзенең фикерләрен җиткерде, киңәшләрен бирде.
.jpg)
Алдагы тукталыш - Актаныш гуманитар гимназиясендә.
Уку йорты белән танышып, укучылар белән аралашты, сорауларына җавап бирде З.Вәлиева. “Татарстан республикасы премьер-министры да, Президент та гимназия эшчәнлеге белән даими кызыксынып торалар. Гимназияне ачтык та, калганы сездән тора, дип кул кушыру, сездән генә таләп итү юк - бу уку йортының үзенчәлеге шунда: сездән дә сораулар, тәкдимнәр көтәбез: гимназиядә нинди чаралар оештырылуын, кемнәр белән очрашулар, тормышыгызга нинди яңалыклар кертергә телисез? Без бергәләп, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә алга куйган төп максатка – биредә татар халкының зыялыларын тәрбияләп үстерүгә ирешәчәкбез”,-диде премьер-министр урынбасары. Ул туган тел, аны кече яшьтән үк белеп үсү, өйрәнү кирәклегенә тукталды: “Туган телен белмәгән кеше сәләтле була аламы? Бәхәсле сорау. Сәләтле була аладыр, әмма ахыр чиктә барыбер шәхес буларак ул юкка чыга. Ә милли кодын югалтмаган кешенең тормышта мөикинлекләре күбрәк”,- дип, уйлану-фикерләре белән уртаклашты ул.
Мәртәбәле кунак капиталь ремонттан соң затлы, зәвыклы төс алган район мәдәният сараен карады. Шунда ук урнашкан Актаныш сәнгать мәктәбендә, китапханә, тантаналар залында, балалар иҗат үзәгендә дә булды.