Җир һәм торак комиссиясе утырышы

13 апреля 2012 г., пятница

Район Башкарма комитеты каршындагы җир һәм торак мәсьәләләре комиссиясенең район башлыгы Э.Н.Фәттахов катнашында 13 нче апрель көнне узган чираттагы утырышында барысы 28 гариза каралды. Йорт салу өчен җир сорап мөрәҗәгать итүчеләрдән 23 кешегә уңай җавап  бирелде, калганнарның гаризалары, үзләре килмәү сәбәпле,  алдагы утырышка калдырылды.

Күпбалалы гаиләләрдән бер гаиләгә Әҗәкүл авылыннан җир кишәрлеге бирелде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International