Әхлаклы бала Коръәнне укый ала

12 апреля 2012 г., четверг
Актаныш районы мәктәпләрендә бик тиздән әхлак дәресләре укытыла башлаячак. Бүген Э.Фәттахов  район мөхтәсибе Ләес хәзрәт Галләмов һәм Җәмигъ мәчетенә йөрүче, шәкертләргә белем бирүче мөгаллимәләрне  чакырып, шул хакта киңәшләште. Очрашуда район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шәмсунова, мәгариф идарәсе башлыгы В.Салихов һәм Актаныш мәктәпләре директорлары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш  районы буенча бүлек җитәкчесе Р. Мөхәммәтҗанов та  катнашты.
                                                    
 Әлеге яңалыкны ата-аналарга да җиткерергә, сыйныф сәгатьләрендә кертеп җибәрерлек итеп уку программасын әзерләргә дигән фикер белән таралыштылар.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International