7 апрель көнне район мәдәният сараенда Актаныш районы авыл мәдәният йортлары драма коллективлары һәм халык театрлары смотрына, үзешчән сәнгать коллективлары концертларына һәм ШТМ командалары ярышларына йомгак ясалды.
2011нче елның декабрь – 2012 нче елның январь айларында барлыгы 4 халык театры, 44 драма коллективы смотрда катнашкан. Иң яхшы чыгыш ясаган 7 коллектив йомгаклау турына чакырылган, алар район мәдәният сарае сәхнәсендә тамашачылар игътибарына спектакльләрен тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә, драма коллективлары арасында
I урынга Д.Салиховның “Кызлар капкыны” комедиясен сәхнәләштергән Яңа Әлем театр коллективы лаек дип табылды.
II урынга И.Юзеевның “Эзләдем, таптым, югалттым” драмасы белән Зөбәер авылы драма коллективы чыкты.
III урында - Пучы авылы драма коллективы (И.Шиһапов “Исерек айныса, хәерче баеса”).
Халык театрлары арасында
I урында М.Гыйләҗевнең “Казан егетләре” комедиясе белән Киров авылы театры,
II урында – Иске Сәфәр авылы халык театры (Т.Миңнуллин “Шулай булды шул...”) һәм
Иске Кормаш авылы халык театры (Р.Сафин “Тилекәй”),
III урында – Иске Богады авылы халык театры (Х.Ибраһим “Кияү абый”).

Матур уеннары белән тамашачылар һәм жюри игътибарын җәлеп иткән үзешчән сәнгатькәрләр аерым номинацияләрдә бүләккә лаек булдылар:
“Гаилә белән сәхнәдә” - Зөбәердән И.Юзеевның “Эзләдем, таптым, югалттым” драмасында Халисә һәм Алмас рольләрен башкарган Глүсә һәм Ленар Габидиновлар;
“Комедик хатын-кыз ролен иң оста башкаручы” - Д.Салиховның “Кызлар капкыны” комедиясендә Миңнур ролен башкарган Алсу Моратова (Яңа Әлем);
“Баш рольне иң оста башкаручы ир-ат” - Т.Миңнуллин “Шулай булды шул...” драмасында Нургали ролендә уйнаган Илнар Салихов (Иске Сәфәр);
“Комедик рольне иң оста башкаручы ир-ат “ - М.Гыйләҗевның “Казан егетләре” комедиясесендә Мартыныч ролендәге Айдар Мирхәйдәров (Киров);
“Иң яхшы актерлар ансамбле”- Киров авылы халык театры;
“Иң оста партнерлар”- Р.Сафинның “Тилекәй” әсәрендә Мотыйк һәм Апуш рольләрен башкарган Ирек Хаҗиев һәм Азат Гариповлар(Иске Кормаш);
“Хатын-кыз ролен иң оста башкаручы” номинациясендә Р.Сафинның “Тилекәй” әсәрендә Алмагөл ролен башкарган Рания Лотфуллина (Иске Кормаш);
“Сәхнәгә тугрылык” - шул ук спектакльдә Файза ролендәге Хәния Сәлахова (Иске Кормаш);
“Мәдәнияткә йөз белән” номинациясенә Уразай җирлегенә караган 5 авылда да спектакльләр әзерләнеп, сәхнәгә куелганы өчен, әлеге җирлек башлыгы Рузил Исламов ия булды.
Уңышлы чыгыш ясаган түбәндәге үзешчән артистлар Мактау гарамоталары белән бүләкләнделәр:
Фәндүс Мостафин – Х.Ибраһимовның “Кияү абый” әсәрендә Фердинант роле өчен (Иске Богады),
Альберт Мөхәммәтдинов – шул ук спектакльдә кияү абый роле өчен.

Район күләмендә үткән Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе ярышларында җиңүчеләр дип алдагы командалар аталды:
I урында – Яңа Әлемнән “Яңа гасыр” төркеме;
II урында – Иске Кормаштан “Базар”;
III урында – Күҗәкәдән “Хәйбүш” төркеме.
Уңышлы чыгыш ясаган “Шаек” (Киров), “Каен себеркесе (Яңа Кормаш), “Каенсаз” (Иске Богады) һәм “Таныш башлар” (Актанышбаш) командалары аерып билгеләп үтелде. Ә Аеш, Теләкәй, Уразай җирлекләреннән ярышта командалар катнашмау тәнкыйди яктан искә алынды.
Районыбыз сәнгатькәрләре бу көнне үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концертын да тамшачылар игътибарына тәкъдим иттеләр.

Авылларда үткән үзешчән сәнгать коллективлары концертларына жюри бәяне түбәндәгечә бирде:
III урында – Яңа Әлем авылы мәдәният йорты,
II урында – Иске Кормаш авылы мәдәният йорты,
I урында – Сәфәр авылы мәдәният йорты.
Ә үзешчән сәнгать смотрының 2012 нче ел лауреаты исеменә Киров авылы мәдәният йорты лаек булды.
Шулай ук, Күҗәкә, Иске Богады, Пучы, Иске Байсар авылы мәдәният йортлары, уңышлы чыгыш ясаучылар буларак, билгеләп үтелде.