Отышлы газета

6 апреля 2012 г., пятница

 

2012 нче елның икенче яртыелыгына “Актаныш таңнары” газетасына язылучылар арасында бүген лотерея уеннары оештырылды. Әлеге уенда катнашырга теләк белдереп, 570 райондашыбыз язылу хакында квитанцияләрен мөхәррияткә юллаган. Уен-бәйгедә барысы 16 бүләк уйнатылып, ияләренә тапшырылды.

Алар:

Актаныштан Флүсә Хаҗиева, чәй кашыклары җыелмасы,

Шәрип авылыннан Дифинур Зарипова, чынаяклар җыелмасы,

Михайловка авылыннан Айгөл Вәлиева, чәйнек,

Актаныш авылы, Юбилей урамыннан Тимершәех Сибгатуллин, салат савыты,

Актанышбаштан Ренат Гыйлфанов, кухня такталары җыелмасы,

Актанышның Муса Җәлил урамыннан Фәрит Мәрдәнов, пластмасс савытлар җыелмасы,

Тыңламас авылыннан Әүҗәт Муллаянов, кухня салфеткалары,

Богады авылыннан Сәгыйть Мөхәммәдиев, өстәл япмасы,

Актаныштан Дәҗинә Сәхәбиева, мунча сөлгесе,

Уръяды авылыннан Рафис Сабитов, кастрюль,

Адайдан Гөлсәния Шәйхетдинова, шашлык әзерләү җайланмасы,

Тат.Суыксудан Альфира Мусулова, фен,

Актаныштан Руна Әхтәмова, шампуньнар җыелмасы,

Бүләк авылыннан Максут Габдрәхимов, стаканнар җыелмасы оттылар.

Ә төп бүләк - микродулкынлы мич Актанышның Нур Баян исемендәге урамыннан Резеда Габдуллинага насыйп булды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International