Пучы авылы мәдәният йортында зурлап Коръән уку бәйрәме үткәрделәр

6 апреля 2012 г., пятница
Мәгълүм булганча, 2012 ел – Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан изге Коръән елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 5 нче апрель көнне Пучы авылы мәдәният йортында бик күркәм чара итеп, Коръән уку бәйрәме уздырдылар.
                               
Бәйрәмгә Пучы, Әнәк, Иске  Айман, Колын авылларыннан мәчеттә дини гыйлемнәр алучы кыз һәм ир балалар, авыл халкы, кайткан кунаклар килгән иде. Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары И.Вахитов бәйрәмдә катнашучыларны ихластан тәбрикләп, чараны оештыруда башлап йөргән Пучы авылының хөрмәтле кешесе  Әлфия Мостафинага район башлыгының  Рәхмәт хатын тапшырды.
                                                         
                                                         
                                                         

Кичә балаларның сәхнәдән ел дәвамында өйрәнгән дин сабаклары буенча Әнәк авыл мәчете имам-хатыйбы Раил хәзрәт Әхмәтов һәм Колын авылы “Гөлчирә” мәчете имам-хатыйбы Айгиз хәзрәт Гыйлмуллиннарның сорауларына җавап бирүләреннән башланып  китте. Балалар Иман шартлары, тәһарәт алу тәртибе, һ.б. соруларга бик теләп вә тулы җаваплар бирделәр. Азан әйттеләр, Коръән аятьләрен яттан сөйләп һәм укып күрсәттеләр.

                                                        
                                                        
                                                        
Башкаладан килән “Ильдан” мода театры кызларының  мөслимәләр өчен мода үрнәкләре тәкъдим итүе күпләр өчен көтелмәгән матур яңалык буларак кабул ителгәндер. Казаннан еракта урнашкан гади бер авылда республиканың атаклы мода театры чыгыш ясасын әле.
                                                        
  Шулай ук, башкала кунагы җырчы Айгөл Сагынбаеваның  балачагында дәү әнисеннән өйрәнгән догалары белән башлап җибәргән чыгышларын да, Яр-Чаллы шәһәреннән килгән “Болгар” бию театры кызлары чыгышларын да бик җылы кабул иттеләр тамашачылар.
                                                        
                                                        

Әнәк авылы мәчете имам-хатыйбы Раил хәзрәт, Колын авылы “Гөлчирә” мәчете имам-хатыйбы Айгиз хәзрәт һәм кунак буларак Ютазы районы Урыссу авылыннан килгән Ильяс хәзрәтләрнең үтемле вәгазьләре бәйрәмдә катнашучыларның күңелләренә ихлас нур булып сарылды.

                                                        

                                                        

                                                        

                                                        

                                                        

                                                       

Коръән уку бәйрәме чын мәгънәсендә бик тәмле, җыйнак һәм үтемле, матур һәм үзенчәлекле  итеп оештырылган иде. Аны шундый югары дәрәҗәдә үткәрүдә төп ярдәм - Пучы авылыннан Әлфия һәм Фәндүс  Мостафиннарның уллары –"Ресурс-Холдинг" ТЭАның генераль директоры, Актаныш районының “Алтын йөрәкле кеше” исеменә лаек булган хөрмәтле шәхесе  Альберт Мостафин тарафыннан күрсәтелде. Әлеге бәйрәмдә Әнәк һәм Колын авылы мәчетләрендә дин сабагы өйрәнүче һәммә шәкертләргә дә  күчтәнәч пакетлар таратылды.

Актанышның Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Руслан хәзрәт чын йөрәктән Мостафиннар гаиләсенә һәм “Әнәк” хуҗалыгы җитәкчесе Фарис Фәтхиевка Рәхмәт хатлары тапшырды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International