Актанышның нәни сылуы билгеле булды

5 апреля 2012 г., четверг

Март аенда гүзәлләрнең дә гүзәлен сайлау йөзеннән, 5 яшьтән 12 яшькәчә кадәрге кызлар арасында “Мини Мисс Актаныш 2012” бәйгесенең сайлап алу туры оештырылган иде. Анда барысы 44 нәни сылу катнашып, үзләре белән таныштырдылар, жюри хөкеменә сәләтләрен күрсәттеләр.

4 нче апрель көнне “Яшьлек” милли мәдәни үзәгендә “Мини Мисс Актаныш 2012” бәйгесенең финал ярышы үтте. Сайлап алу турыннан игътибарга лаек дип табылган 14 кыз бала бу көнне гүзәллектә, тапкырлыкта, сәхнә осталыгында көч сынашты.
   
Кызларны бәяләгән жюри рәисе Л.Ялалова белдерүенчә, бәйгедә катнашучы кызларның һәммәсе дә нык әзерлек белән килгәннәр, һәммәсе дә җиңүгә лаек. Бер кыз бала – Пучы авылыннан 5 яшьлек Динара Мәрданова исә сайлап алу турына иптәш кызына ярдәм йөзеннән, ул җырлаганда артта биеп торучы сыйфатында килгән булган. Әмма сыгылмалы гәүдәле, очкын күзле, йөзеннән һич елмаю китмәгән бу кызны жюрида утыручылар бәйгегә  үзен катнашырга чакырганнар. Чынлап та, хөкемдарлар ялгышмаган – кичә Динара сәхнәгә менгәч, аңардан күзләрен ала алмады бик күпләр.
   
Нәтиҗәдә, “Мини мисс Актаныш 2012 “ бәйгесендә ул өченче принцесса исеменә лаек булды. “Мини мисс” исемен яулаган Юлия Авзалова, беренче принцесса – Регина Хәбибрахманова, икенче принцесса – Резеда Гәрәева белән берлектә, ул 15 апрель көнне Казан каласында узачак республика бәйгесендә катнашачак.
   
                                                            

Башка кызлар да һәрберсе титуллы исемнәргә ия булдылар:

Әдилә Шәмсиева, Актанышның 2 нче санлы балалар бакчасыннан, “Мини мисс фото”,

Нәфисә Вәлиева, Актанышның 1 нче санлы мәктәбеннән, “Мини мисс кыю”,

Айзилә Нургалиева, Зөбәер мәктәбеннән, “Мини мисс җитез”,

Наилә Хәернасова, Актанышның 2нче санлы мәктәбеннән, “Мини мисс нәфислек”,

Ләйсән Сәлахова, Чуракай мәктәбеннән, “Мини мисс сәләт”,

Гүзәл Локманова, Иске Байсар мәктәбеннән, “Мини мисс зирәк”,

Ландыш Әхиярова, Актанышның 1 нче санлы мәктәбеннән, “Мини мисс тыйнак”,

Айзилә Шәймөхәммәтова, Яңа Кормаш мәктәбеннән, “Мини мисс шаян”,

Алия Абышева, Тат.Суыксу мәктәбеннән “Мини мисс сөйкемле”.

Кызларны ихластан котлап, балалар иҗат үзәге директоры Ә.Х.Галиева аларга дипломнар, истәлек бүләкләр тапшырды.
   
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International