Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары И.Вахитов җитәкчелегендә Актаныш районы җирлек башлыклары, мәгариф идарәсе җитәкчесе В.Салихов, Актаныш мәгълүмат –мөхәррият үзәге журналистлары 2-3 апрель көннәрендә Пенза якларында булып, андагы милләттәшләребез тормышы белән якыннанрак танышып кайттылар.
Әлеге сәфәр вакытында Актаныштан килгән делегация вәкилләре Урта Әләзән авылында булып, андагы халыкның көнкүреше, тормыш итү рәвешен өйрәнделәр, кешеләре белән якыннан аралаштылар.





Урта Әләзән - Пенза өлкәсенең Городище районындагы өч татар авылының берсе. Дөньядагы татар авылларыннан иң зурысы буларак санала.
Авылда ике мәктәп бар. Татар теле һәм әдәбияты беренче сыйныфтан унберенчегә кадәр укытыла. Дүртенче-бишенче сыйныф укучылары ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнә.
Мәктәптә тегүчеләр түгәрәге эшли. Бирегә йөрүче кызлар татар милли киемнәренең сызымын сызып, тегеп сата.
Урта Әләзәндә 66 КФХ, шулардан 8 - уртача зурлыкта, 38 кибет, 24 кече сату ноктасы, 6 аптека, 3 ягулык салу ноктасы, 2 пилорам. Авылда барлыгы 2641 кешегә эш бар.
10 меңнән артык яшәүчесе булган иң зур татар авылында 9 мәчет эшләп килә, хәләл продукция җитештерелә, кибетләрдә алкоголь эчемлекләр сатылмый. Авыл халкының күбесе ислам дине кушканча булып яши. Ханымнар, туташлар башларын яулык белән капламыйча кеше күзенә күренмиләр. Халкыбызның традицион мәхәллә системына тугърылыкны әләзәнлеләр совет чорында да югалтмый. Күрше-тирәдә эчкечелектән бетеп барган авылларга протест булып, Урта Әләзән халкы динсезлек елларында да үз авыл җирлегенә хәмер эчемлекләрне кертми. Бөтен Союзда Урта Әләзәнне "аек башкала” кебек белгәннәр
2012 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсендә данлыклы Урта Әләзән авылында үтәчәк.
http://tt.wikipedia.org/, http://urmai-urmaevo.ucoz.ru/ файдаланылды.