31 нче март көнне Актанышның 1 нче санлы мәктәбенннән XI сыйныф укучылары Альмира Шәехова һәм Алинә Сәяповалар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Яңа гасыр” телеканалы һәм КДТУ белән берлектә оештырылган "Интеллектуаль химик бум" дип аталган зур бәйге-олимпиаданың Казан шәһәрендә узган II турында көч сынашып, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр (укытучылары В.М.Чинаева). Алинә белән Альмирага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кызларның бәйгедә көч сынашуын май ае ахырында “Яңа гасыр” телеканалында карарга мөмкин булачак.