Өлкәннәр ункөнлегенә районыбызда бүген бәйрәмчә рухта старт бирелде. Район башлыгы Энгель Нәвап улы район ветераннар советы җитәкчелеге, җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре, авыл башлыклары белән “Тургай” кафесында бәйрәм табыны артында очрашты.
Энгель Нәвап улы өлкәннәрбезне котлап: “Сезнең тормышны яхшырту өчен районда бар мөмкинлекләр тудырыла, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез, сөенәбез – кадер-хөрмәттә мул тормышта яшисез. Бүгенге тизлеккә корылган тормышыбызда бер-беребезгә күрсәтелгән игътибар, күңел җылысы аеруча да мөһим. Ә сезгә – өлкәннәрбезгә ул аеруча да кирәк. Безнең эшчәнлегебездә, иң мөһиме, һәр кайсыгызга барып җитеп, күңел җылысын биреп, һәр көнне ярдәмләшеп яшәү һәм эшләү, рәхмәт сезгә,” - дигән фикерен җиткерде. Район тормышында алып барылган эшчәнлек, алга куелган бурыч-максатлар белән таныштырды. Ветераннарыбызга Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм тәбрикләвен мөхтәрәм кунак Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария башлыгы Алмаз Хисаметдинов ирештерде.