"Чын күңелдән..."

31 марта 2012 г., суббота

30 март көнне Игелек үзәгендә өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карауда булучы өлкәннәр белән “Чын күңелдән...” дип аталган кичә үткәрелде.

         Әлеге чараның төп максаты: дәүләт тарафыннан каралган хезмәтләрне тиешле югарылыкта башкару һәм сыйфатын арттыру; каралучы белән социаль хезмәткәр арасында булган мөнәсәбәтләрне җайга салу; авыр тормыш хәлендә калганда килеп туган проблемаларны чишү юлын эзләү.       

         Кичә бик матур һәм җанлы узды. Өлкәннәр  үзләренең сорауларына төгәл җавап алдылар, уй-фикерләре белән уртаклаштылар, үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр. Аеруча өлкәннәр күңеленә “Фотодагы кешене таныйсыңмы?” дигән уен хуш килде, биредә аларның яшь вакытта төшкән фотолары буенча тануны тәкъдим итү, кыскача тормыш юлы белән танышу оештырылды.  Кичә мул табын артында дәвам итте.    

   Чараны озак еллар социаль өлкәдә намуслы хезмәтен куйган өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Харисова Г.А. алып барды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International