28 нче март көнне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә җирлек башлыклары, фельдшерлары, участок полициясе вәкилләре, ВОП табиблар катнашында 25 нче санлы форма утырышы узды. Аны Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов алып барды.
Сүзне район башлыгы 24-25 нче март көннәрендә үткән Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында булып кайтуы, анда авыллардан килгән эшмәкәрләрнең тырышып бизнес белән шөгыльләнүләре, җирлекләрдә халыкның эшсез утырмавы, һәркемнең үз кәсебе барлыгы, кулында җаны тарткан эш булгач, эчүчелек кебек яман гадәтләр белән мавыгучылар да булмавы хакында сөйләүдән башлады. “Алай гына да түгел, алкогольле эчемлекләрдән бөтенләй баш тартып, аны авылларына кертмәүләре, эреле-ваклы эшләрне дә, бәйрәмнәрне дә хәмерсез һәм бик күркәм итеп оештыруларына кызыгып, ак көнләшү белән көнләшеп кайттым. Бездә дә шундый тормыш булдырасы, чиста татар районы дигән исемебезне шул яклап та аклыйсы килеп кайттым. Анда дин бик көчле. 12 яше тулган һәр бала намаз укый белергә тиеш, дип, кыз-малайларны кечкенәдән үк дингә якынайтып, дин сабаклары өйрәтеп үстерәләр. Бездә дә бу үрнәкне кертеп җибәрү кирәк. Дөрес, безнең районыбыз мәчетләрендә балаларга дин гыйлеме бирәләр, әмма, бу гына җитми. Шуңа күрә, бүгенге утырышка Руслан хәзрәтне, Зөһрә апа Закированы да дәштек. Бергәләп уйлыйк, киңәшик”,- диде Энгель Нәвап улы кереш сүзендә.

Шул хакта сүзне дәвам итеп, Зөһрә Закирова халыкка хәмерсез генә хезмәт күрсәтердәй бер мөселман кафесы ачу тәкъдиме кертте. Шулай ук, яшьләр арасыннан имам-хатыйпларны укытуны оештырырга кирәклеген дә ассызыклады ул.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Җ.Шәмсунова 2012 елның январь-февраль айларында җирлекләрдә туучылар, үлүчеләр, гаилә коручылар, аерылышучылар, хокук , тәртип бозу очракларына анализ ясады. “Һәр җирлектә дә иҗтимагый оешмалар, хатын-кызлар советы эшли. Авылларда һәр гаилә тормышы белән кызыксынып торырга, тәртип бозучылар, эчүчелек белән шөгыльләнүчеләрне күз уңыннан җибәрмәскә кирәк. Социаль куркыныч саналучы гаиләләргә җаваплы кешеләр беркетү зарур. Актанышта, бу нисбәттән, куркыныч саналучы 12 гаиләгә шефлар билгеләнде. Алар эшсезлектән аптырап өйдә ятучыларны эшкә урнаштырыга ярдәм итәргә, эчә торган хатын-кызларны мәҗбүи рәвештә булса да, дәваланырга җибәрергә, һ.б. шундый ярдәм күрсәтергә бурычлы“,- дип алга таба эшләнәсе эшләргә юнәлеш бирде Л.Шәмсунова.

Утырышта бу ике ай эчендә бакыйлыкка күчкән хезмәт яшендәге һәр райондашыбызның үлем очрагын аерым карап, сәбәпләрен ачыкладылар. “Безнең өчен һәр үлем очрагы – ЧП. Аларның һәрберсе аерым өйрәнелергә, социаль сәбәпләре ачыкланырга тиеш. Халыкны диспансерлаштыруга җитди якын килергә кирәк”,- дип белдерде район башлыгы бу уңайдан.
Утырышта, шулай ук, Уразай җирлек башлыгы Р.Исламов җирлектә халык белән ничек эшләүләре, нинди чаралар оештырылуы хакында хисап тотты.

“Безнең максат: районыбызда һәр кешене аек акыллы, үз эшен, тормышта үз урынын тапкан кешеләр итеп күрәсебез килә. Без шуның өчен тырышырга тиешбез. Һәм монда җитәкчеләрнең дә, табибларның да, мәктәпләрнең дә, мәчетләрнең дә бер булып эшләүләре кирәк”,- диде Э.Фәттахов утырышны йомгаклап.
Моңарчы ай саен күчеп йөрүче пар аккош һәм яшел шешә сыннары исә кварталга бер мәртәбә биреләчәк.