Тематический вечер в парке культуры

7 сентября 2018 г., пятница

Үзәк китапханә хезмәткәрләре 6 сентябрь көнне мәдәният һәм сәнгать паркында Татарстанның халык шагыйре Р.Миңнуллинга 70 яшь  тулу уңаеннан “Шигъри тәнәфес” уздырды.

 Чарада “Шагыйрь гомере - аккошлар юлы” дип аталган китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү уздырылды. Җанлы әңгәмәдә китапханәчеләр, районыбызның шигырь сөючеләре шагыйрьнең “Әнкәйләр”, “Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез”, “Әкияттәге үги кызга”, “Һаман чибәр минем әнкәй”, “Без үскәндә”, “Әнкәйгә әйтәм”, “Ничек әнкәй, ничек хәлләрен?”,  “Монда без бар әле”, “Биләр”, “Татар хатыннары”, “Татарстаным”, “Марафон” шигырьләрен укыдылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International