Иске Айман мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тарафыннан Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" драмасы сәхнәләштерелде. Кызларыбыз һәрберсе үз рольләрен йөрәкләре аша үткәреп уйнадылар. Аылдашлар һәм килгән кунаклар яратып кабул иттеләр. Театр ахрында авыл башлыгы һәм артист кызларыбызның тормыш иптәшләре җылы сүзләр, чәчәкләр белән котладылар. Кызлар, Сезне яңадан-яңа сәхнә әсәрләре белән тагын сәхнәбез түрендә көтеп калабыз! Уңышлар, Сезгә!