Үзәк китапханә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы карары буенча 2018 ел-Ш.Мәрҗани елы дип игълан ителү һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннеханов Указы буенча Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан “Мәрҗани эзләре буйлап” дип исемләнгән әдәби викторинага конкурс игълан итә
КОНКУРСНЫҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ
Максаты:
1.Яшьләрдә борынгы татар әдәбияты тарихына кызыксыну уяту, бөек шәхесләребезне таныту , аларның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү;
3.Китапханә эшчәнлегенең төрле формаларын кулланып, бөек шәхесләр турында белемнәрен арттыру, аларның әсәрләрен пропагандалау;
3.Укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, китапханәгә тарту.
Әдәби викторинаның таләпләре:
Конкурста 15 яшьтән 60 яшькә кадәрле барлык теләкләре булганнар катнаша ала. Бәйгедә гаилә белән, шулай ук аерым гына да катнашырга мөмкин.Җаваплар ахырында нинди чыганаклардан алуны күрсәтү шарт булып тора.
Катнашу өчен гаризаларга таләпләр:
Гаризалар язмача һәм телдән бирелә . Исем, фамилия, туган еллары, яшәгән урыны күрсәтелә.
Үткәрү вакыты:
Әдәби викторинага җаваплар 22 февральгә кадәр үзәк китапханәдә кабул ителә.
Урыннар яшь үзенчәлекләре буенча билгеләнәчәк:
-Мәктәп яшендәге балалар(15-18 яшькә;)
-Яшьләр арасында(19-35 яшькә)
-Өлкән яшьтәгеләр арасында(35 яшьтән- югарыраклар)
Бүләкләүләр:
Әдәби викторинада катнашып, дөрес, тулы җавап бирүчеләр мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр бүләкләнәчәкләр.
Хәбәрләшү өчен тел.3-12-87, сот.89372965225.89274550910
Мәрҗани эзләре буйлап”.
Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулуга багышланган
әдәби викторина
1.Кем ул Шиһабетдин Мәрҗани?
2.Ничә яшендә, кайда укытуны башлый?
3.Аның иң беренче укыта башлаган дәресе?
4.1849 ел аның тормышында нәрсә белән бәйле?
5.Тарих өлкәсендә язган ничә әсәрен беләсез?Исемнәрен атагыз.Әсәрләр ничәне елларда язылган?
6.Ш.Мәрҗани кайсы әсәрендә Болгар дәүләтенә зур әһәмият бирә?
7. Мәрҗани турындагы бу сүзләрне кем, кайсы әсәрендә әйтә?
а)“Болгар илендә иң галим кеше, заманысының “Афлатоны (Платон), галим һәм гыйлем белән гамәл итүче, һичбер вакытын бушка үткәрмичә, гел китап язу белән шөгыльләнүче, бөтен теләге-дөреслек өчен көрәш”.;
б)”Мәрҗани безнең таңыбызның чулпаныдыр”.
в)"Ул ХIX йөз татар музыкасын тасвирлап калдырган. Әлеге юнәлеш бөек мәгърифәтче эшчәнлеге нәтиҗәсендә бу көннәргә дә килеп җиткән. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге суфыйчылык сәнгатен өйрәнүе белән дә әһәмиятле".
г)”Миләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт..”
8.”Тарих гыйлеме белән шөгыльләнүемә бу адәм сәбәп булды”. Бу сүзләрне Ш.Мәрҗани кем турында әйтә?
9.Мәрҗәнинең иң танылган әсәре.
10.Габдулла Тукайның Ш.Мәрҗәнигә багышлап язылган шигыре.
11.Кайсы вакытта Мәрҗәни хаҗ кылу исәбе белән Мәккәгә юл тота?
12. Мәрҗәнинең 6 томлык әсәрен атагыз
13. “Музыканы ишетү – хәрам, музыка уйналган җирдә утыру – аннан да яманрак”, - дигән заманда Мәрҗани: “Музыка ул ...”, - дип әйткән.
14.Кайчан һәм ни өчен Мәрҗәнине имамлыктан читләштереп торалар.
15.Мәрҗанинең чит илләргә сәяхәте турында нинди әсәрен беләсез?Ничәнче елда, кайда басыла?
16.Ш.Мәрҗәни әти-әнисенең шәҗәрәсен языгыз.
17.Ул тарихыбызның таң йолдызы, тарихыбызның атасы “ дип кем бәя бирә?
18.Мәрҗәни ничә гыйльми әсәр яза?
19.Казан шәһәренең ахуны һәм мөхтәсибе итеп ничәнче елны билгеләнә?
20.Ш.Мәрҗани турында мәдхия-одаларны кем язган?