Парклар һәм скверлар елы дәвамы буларак экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы, Актаныш районында “Кече Ватан елы” уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният йорты каршында беренче тапкыр “Табигать дөньясына китап аша” темасында ЭКО фестиваль уздырды. Экофестивальнең максаты бик күп төрле иде. Район халкында туган төбәк, аның әдәбиятына, табигатенә мәхәббәт, соклану һәм горурлык хисе тәрбияләү, укучы яшьләрнең экология, табигать турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, экология буенча ”Иң белемле”ләрне , матур гөлләр үстеррүчеләрне ачыклау һәм аларны халыкка таныту иде.
Фестивальдә 24 кеше катнашырга теләк белдерде. Оста гөл үстерүчеләр 4, экология темасына “Иң матур шигырь иҗат итүчеләр” номинациясендә 12, шифалы үләннәр күргәзмәсендә 4 ,әдәби викторинада 4 кеше катнашты.
Әдәби викторинада бик кызыклы һәм шактый катлаулы сораулар тәкъдим ителде. Шулай да катнашучылар югалып калмаган, дөрес, тулы итеп җавап бирергә тырышканнар. Насирова Гөлнара(Әгъбәс), Максутова Ләйсән(Яңа Әлем), Рәсимә Зарипова(Актаныш), Хафизова Тәнзилә(Актаныш) җиңүчеләр булды. Экология темасына “Иң оста шигырь иҗат итүчеләр” номинациясендә Фахретдинова Айгөл(Актаныш), Рәсимә Зарипова(Актаныш), Салихҗанова Алсу(Актаныш), Ләйсән Шәйхәйдарова(Актаныш), Филиза Агълямова(Яңа Әлем), Муллаянова Илгизә(Тыңламас) иҗатлары соклангыч иде.”Иң оргигиналь үләннәр күргәзмәсе” номинациясендә катнашучылар төрле проектлар тәкъдим иттеләр. Стенд итеп, альбомнарда, файл-папкаларда тәкъдим итүчеләр булды. Салихова Чулпан(Актаныш), Насирова Гөлнарага(Әгъбәс) тиңнәр табылмады. Актанышта матурлыкка сокланып, үзләре дә матурлык тудыручы халык яши. ”Иң матур гөл үстерүче” номинациясендә Актаныштан Мансурова Розалия, Валеева Гөлназ, Зәйнуллина Фәймә тәкъдим иткән гөлләргә һәркем сокланды һәм алар жиңүче дип табылдылар. Фәймә Зәйнуллина гөл үстерү серләрен ачты, гөлләр турында шигырен тәкъдим итте, үзе үстергән гөл үсентеләрен бәйрәмдә катнашучыларга үстерегә бүләк итте. Фестивальнең барлык төрендә дә актив катнашкан Алсу Салихҗанова, өлкәннәр арасында Рәсимә Зарипова гран-при исеменә лаек булдылар. Актаныш мәктәп-бакча коллективы(“Тылсым”), 5 балалар бакчасы (“Кояшкай”) иң актив катнашучы коллектив буларак истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Шифалы үләннәрдән өч төрле кайнар чәй тәкъдим ителде. Витаминлы, тынычландыра торган, тонусны күтәрә торган чәйләрне кайнар коймаклар белән һәркем яратып эчте. Бәйрәм мәдәният йортыннан Алсу Булатова , Сирина Исламовалар матур җырлары белән үрелеп барды.Чарада “Табигать дөньясына –китап аша” күргәзмәсе эшләде. Матур башлангычы булган бу фестивальне киләчәктә дәвамлы итеп, ел да, Татарстан суверенитеты көннәренә туры китереп, зуррак масштабта үткәрү күздә тотыла.







