Актаныш районы республикакүләм конкурста катнаша

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның мәгариф оешмалары арасында иң яхшы капиталь ремонт үткәрелгән һәм яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән белем бирү учреждениеләрен ачыклау максатыннан 21 августтан республика смотр-конкурсы башланды.

Бәйге ике этапны үз эченә ала: зона этабы – 21-24 августта, финал 28-29 август көннәрендә уза. Смотр-конкурста катнашучылар жюри әгъзалары тарафыннан үткәрелгән җирәбә ярдәмендә билгеләнә. Һәр районда агымдагы елда ремонт эшләре үткәрелгән бер мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениесе, һөнәри белем бирү оешмасы, балалар бакчасы сайлап алына. Актаныш районыннан әлеге конкурста Татар Суксу урта гомуми белем бирү мәктәбе, Актаныш технологик техникумы һәм 6 нчы санлы балалар бакчасы катнаша. 

Жюри составына ТР Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыклары вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International