Социаль хезмәткәрләр профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп уздылар

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Бүген, 14 нче июнь көнне Актанышта  да социаль тармакта хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. 

Социаль хезмәткәрләр көне – кемгәдер килгән авырлык, сынауларны, кемдер кичергән фаҗигане йөрәгенә якын алып, үзенекедәй кабул итеп, кешеләрнең рухи, матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер булганнарның һөнәри бәйрәме ул. Социаль хезмәткәрләр,  жәмгыятебезнең социаль яраларын дәвалап, тормыш авырлыкларын җиңәргә булышып, дәүләтнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә үзләреннән саллы өлеш кертә.

"Яшьлек" мәдәни үзәгенә бәйрәмгә җыйналган социаль хезмәткәрләр район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясовтан, аның урынбасары Дилбәр Әнвәровадан, район социаль яклау бүлеге җитәкче Ландыш Бариевадан, районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рәмилә Закирҗановадан, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыевтан тәбрикләүләр, җылы сүзләр кабул иттеләр. Залда утыручы алдынгы хезмәткәрләргә Актаныш районы Башлыгының Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау кәгазе, рәхмәт хатларын  тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International