Актанышлылар Казан тамашачысын шаккаттырды

2017 елның 29 апреле, шимбә

Актаныш сәнгатькәрләренең  бай эчтәлекле матур концерт тамашасы әзерләп яисә драма әсәрен сәхнәләштереп, районыбыз, күрше төбәкләр һәм башкалабыз – Казан тамашачысына тәкъдим итүе инде күптән күркәм гадәткә әверелде. Быел  исә

Актаныш районы үзешчән сәнгать коллективлары һәм "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле "Җиде тараф - җиде нур" дип исемләнгән иҗат –хисап концерт программасын Казан тамашачыларына  Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясенең концертлар залында 28 апрельдә тәкъдим иттеләр.

Бәйрәм театр бусагасыннан ук башланды: фойеда районыбыз җирлекләрендә эшләнгән шәҗәрәләр күргәзмәсе, шулай ук районыбыз оешма-предприятиеләрендә җитештерелгән товарлардан, балалар иҗат үзәкләренә түгәрәкләргә йөрүче кыз-малайлар,  лаеклы ялга чыккан өлкәннәртарафыннан ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.

Татар Республика инкассация идарәсе башлыгы, якташыбыз В.Х.Вахитов Актаныш якташлар җәмгыяте исеменнән район башлыгына, әлеге матур чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды: “Актанышлар алар эшли дә, җырлап-биеп ял да итә белә. Кайсы яктан карасаң да, һәрчак алдынгылар. Мин үземнең шул төбәк кешесе булуым белән һәрчак горурланып яшим. Рәхмәт сезгә”,- дип белдере ул ихластан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International