Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль җиңүчеләре бәйге яшь талантларга иҗатта этәргеч бирә дип исәпли. Төрле елларда әлеге бәйгедә җиңү яулаган артистлар фикерләрен уртаклашты.
-Әлфия апа Авзалова турында сөйләп тору артыктыр, минемчә. Аны белмәгән, аның турында ишетмәгән, җырларын тыңламаган кеше юктыр. Шәхсән үземнең аның белән бер сәхнәдә җырлаганым булды. Моның белән бик горурланам. Җырчылар өчен якты маяк ул. Үзенең моңлы, матур, яңгыравык тавышы белән бик күпләрнең күңелен яулаган шәхес.