Берәү дә мәңгелек түгел шул... Әлфия апа да китте. Әмма аның җырлары, ул җырларны, моңнарны дәвам итүчеләр калды. Фестивальнең нәкъ менә Актанышта - газизләрдән-газиз туган ягында узуын Әлфия апа үзе дә шаян гына елмаеп, бакыйлыктан күреп-күзәтеп торадыр шикелле. "Җырым тагын Актанышыма, халкыма кайтты. Җыр исән, моң исән", - дип, рухы сөенәдер...
28 июнь кичендә биючеләрне район хакимият бинасы каршында балаларның әти-әниләре, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов, «БлагоДарение» фонды рәисе Фәрит Муллагали улы Салихов каршы алды.
25 июнь көнне үк үзенә төрле төбәкләрдән - Магнитогорск, Мәскәү, Оренбург, Ижау, Саратов, Пермь, Башкортостан Республикасы, Төмән өлкәсеннән балаларны җәйге ялга кабул итә башлаган "Бүләк" балалар ял һәм сәламәтләндерү аланының I төбәкара профиль сменасы 28 июнь көнне тантаналы ачылды.