ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

27 июнь көнне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Актаныш архивында булып, андагы шартлар, эшчәнлек, документларның сакланышы, халыкка хезмәт күрсәтү белән танышты.

Көч, җитезлек һәм чыдамлылыкны тикшерүгә юнәтелгән җиде сынау күнегүендә Татарстанның 48 шәһәре һәм районыннан килгән 80нән артык мөселман дин әһеле үзләренең физик әзерлекләрен тикшерде. 

Авыл районнарында һәм кече шәһәрләрдә яшәүче укучы балаларның яшь төркемнәрендә 23-26 июнь көннәрендә классик шахмат буенча Актанышта икенче тапкыр Татарстан беренчелеге үтте.

Татарстан беренчелегендә тугыз районнан 92 бала тугыз турда үзара көч сынашты, җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнде.

Бүген - 28 июнь көнне 11.00-12.00   сәгатьләрдә    Актаныш авылы Ленин проспекты 17 йорт   адресы буенча урнашкан  муниципаль район  Советы бинасының 22 бүлмәсендә   Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты  Ирек Хәйдәр улы  Зиннуров гражданнарны   кабул итте. 

28 июнь көнне  СХТ китапханәсендә   "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Китапханәче  китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләде.  Балалар ничек итеп китап укучы булырга, китапханәдә  кызыклы балалар китабы һәм журналлар  булуын белделәр.

 

Үзәк китапханә мәдәният паркында “Зеркало русской души” дип аталган  китап күргәзмәсе тәкъдим  итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International