ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов “Татар кызы” бәйгесенә махсус исемләнгән тугра эшләтеп бүләк итте. Татар халкын бар дөньяга танытуда һәм татар телен саклауда эш-гамәлләре белән дә, яшәү рәвеше белән дә үрнәк җитәкченең олуг бүләге бәйге барышының иң кульминацион өлеше булды. “Татар кызы” бәйгесенең хәзер үз мөһере, гербы – туграсы бар. Әлеге тарихи истәлекле бүләк өчен бәйгене оештыручылар Энгель Нәвап улына һәм Актаныш халкына ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.

-Терлек азыгы җыюда эшләүче комбайнчыларга хезмәткә түләү һәм кызыксындыру чараларын район буенча үзгәртү кирәк. Аларның хезмәте терлек азыгын сыйфатлы әзерләүдә  хәлиткеч роль уйный, - дип, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның  19 июнь көнне терлек азыгы әзерләү буенча үткәрелгән семинар-киңәшмәдә әйткән фикере җитәкче-белгечләрдә хуплау тапты.

Актанышлылар, сезнең барыгызны да  30 июнь-1 июль көннәрендә узачак Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйгегә чакырабыз!

Бәйгедә катнашучылар өчен ымсындыргыч сөенечле хәбәр – гран-при яулаучыга бүләккә 100 мең сум биреләчәк!

28 июнь көнне 11-12 сәгатьләрдә  Актаныш муниципаль район Советы бинасының 22 нче бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Зиннуров Ирек Хәйдәр улы гражданнарны кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International