ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2018 ел
якшәмбе

Сабантуйда кинәнеп ял итү – ул үзеңнең булдыклыгыңны, аерым бер спорт төрендә үзеңә тиңнәр юклыкны күрсәтү. Актаныш сабантуенда җитезләргә дә, көчлеләргә дә, елгырлык,  тапкырлык белән үзләрен күрсәтергә теләүчеләргә дә ярышларның җаның һәм күңелен теләгәнен сайлап алырга була иде.

“Халкым хәзинәсе” авылдашлар җыенының дәвамы булып, һәр җирлекнең олуг шәхесләре – күренекле якташлар сабантуйның мәртәбәле кунаклары булып, бизәлгән җигүле атларда мәйданга хөрмәтләп чакырылдылар. Җигүле атлардан соң, районның төрле тармакларында хезмәт куючы алдынгылар һөнәри киемнәрдән, махсуслаштырылган транспортларда мәйдан халкын сәламләде.

17 июнь көнне район сабантуена килүче һәркемне татар йорты каршы алды. Кош-корты, мал-туары булган утары да бар иде аның. Борынгыдан ук татар өенең күрке саналган олы мичтә таба чыҗлады – коймак пеште. Шунда ук татар ашларыннан кунаклар өчен табын корылган иде. Күчтәнәчкә алып китү өчен ачыга пешкән ипидән алып, затлы сый – бәлешкә кадәр бар иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International