ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2018 ел
җомга

Елга уртасындагы мәһабәт фонтанга, югары зәвык белән эшләнгән басма-күпергә сокланып, киләсе еллардан  ук Сөн буе сабантуеның даны еракларга тараласына инанасың. Күрше-тирә  төбәкләрнең иң затлы сабантуена әйләнергә охшап тора Сөн буе сабантуе.

Мәчеткә нигез ташын узган ел ноябрь аенда салганда авыл халкының тизрәк мәчетле булу теләге “Амин” дигән сәгатькә туры килгәндер. Авылдашларның үзара җыелган матди   ярдәме, изге ниятләре, осталарның мәчет эшендә катнашып, ярдәмләшеп йөрүләре, “Чишмә” агрофирмасының булышлыгы белән Ураза гаете көнне мәчеттә тәүге азан яңгырады. Мәчет ачылу тантанасыннан соң, бар халык җәмәгать белән җомга намазы укыды.

Рамазан ае дәвамында Актанышыбызда Төркиядән килгән Коръән –хафиз Ариф Бингол кунак булды. Мәчетләрдә вәгазьләр сөйләде, Коръән, тәравих намазлары укыды. Актаныш халкының имин тормышта бәрәкәт белән яшәвен теләп  догалар кылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International