ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Гает бәйрәме көнне Меңнәр авылында 53 нче мәчет ачылачак. Ачылу тантанасы 11 сәгатьтә башлана. 12 сәгатьтә мәчеттә җомга намазы укылачак. Дин кардәшләребезне әлеге чарада көтеп калабыз.

Республикада спорт  мәйданчыклары  төзү  программасы инде берничә ел эшли. Аның кысаларында безнең районда  да  бүген – 14 июнь көнне Чишмә авылында 13 нче универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.

Милли бәйрәмебез Сабантуйдагы  гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны искә төшерү, үсеп килүче яшь буынга күрсәтү максатыннан, 5-7 июнь көннәрендә Актаныш авыл башкарма комитеты белгечләре җиз кыңгырау чыңлатып, чуклы сөлгеләр белән  бизәлгән ат арбасына утырып, гармунга кушылып җырлап, җирлегебездә бүләкләр җыйнау оештырдылар. 

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле игенчеләр! Кайткан кунаклар! Сезне барыгызны да Актаныш муниципаль районы сабантуйларына  чакырам. Кайтыгыз, килегез, бәйгеләрдә катнашып рәхәтләнеп күңел ачыгыз. Бәйрәмнәр һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен, тормышыбызга ямь өстәсен!

15 июнь - Чишмә, Күҗәкә, Куян авыл җирлекләрендә сабантуй бәйрәме.

16 июнь - авыл җирлекләрендә сабантуй.  Кич Актанышта 18 сәгатьтә “Актаныш басмалары” ял паркында якташлар, үзешчәннәр катнашында  ретро-концерт.

17 июнь - район үзәгендә сабантуй бәйрәме.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International