ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

21 февраль Кәзкәй авылы китапханәсе һәм Кадет- интернат мәктәбе укучылары белән берлектә , Халыкара туган тел көне уңаеннан "Газиз туган телем"  исемле әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында туган телгә багышланган шигырьләр укылды, җырлар, биюләр башкарылды. Китапханәче туган тел көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды,  укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.

21 февраль -  Халыкара  туган тел көнендә, Актаныш үзәк балалар китапханәсе Ульяновск өлкәсе  С.Т. Аксаков исемендәге  балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе оештырган  “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" дигән төбәкара акциядә катнаштылар.

21 февраль көнне Түке мәдәният йортында китапханә белән берлектә бизәкләп бәйләү буенча мастер - класс үткәрелде.

Меңнәр авыл китапханәсендә халык язучысы Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан "Балачакка кайттым әле" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International