Актаныш районында да гомер озынлыгы бер гасырга тулган йөзьяшәр әби бар хәзер. Бүген, 30 гыйнвар көнне, районыбызның иң өлкән кешесенә - Хөснуллина Гайшә Закир кызына нәкъ 100 яшь тулды. Аны истәлекле туган көне уңаеннан Россия Президенты В.В. Путин да, Республикабыз башлыгы Р.Н. Миннеханов та тәбрик иткән. Ә илбашларының котлау хатын, районыбыз бүләкләрен юбилярга район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттәхов үзе тапшырды.
27 гыйнвар көнне Киров авыл китапханәсендә "Моңлы каләм иясе" исеме астында әдәби-музыкаль кичә үтте.
Февраль аенда, гадәттәгечә, район үзәгендәге оешма-учреждениеләр арасында спартакиада старт алачак. Берничә төр ярышны үз эченә алган бу чара инде шактый еллар спорт өлкәсендә көчлелеләрне ачыклап килә.
Үзәк китапханә Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулуга багышланган "Мәрҗани эзләре буйлап" дип исемләнгән әдәби викторина уздыра.