ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

25 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә кул эшләре буенча мастер-класс үткәрелде.

Татар Ямалы авыл китапханәсендә  күренекле татар шагыйре, драматургы Илдар Юзеевны искә алу кичәсе булып узды. 

Әтәс  авыл  китапханәсе   «Йортларга – китап нуры” акциясенә  кушылып    өлкәннәрнең   өйләрендә  булды, аларга  китаплар    тәкъдим  итте.

Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре ел саен кышлаучы кошларны саклау максатыннан  экологик акция уздыралар.

 

Россия президенты В. Путин 2018 елны  -  волонтер һәм ирекле эш алып баручы елы дип игълан итте. Шул уңайдан, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Волонтер һәрвакыт яхшылык, ышаныч, мәхәббәт  китерә!” дигән исем астында китап күргәзмәсе эшләп куелды. 

24 нче январь  көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә укучылар тарафыннан оештырылган "Китап сөючеләр"  кызыксыну клубының утырышы булды.

 2018 ел Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан ителде. Бу хакта  президент Р.Миннеханов 2017 елның 22 сентябрендә указга кул куйды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International