Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 29.08.2019 елдагы 01-7796 номерлы карарын үтәү йөзеннән, узләрендә җитештерелә торган товарларда, “ТАССРның 100 еллыгы” мәгълүмат билгесен кулланучы оешма җитәкчеләренә, җитештерелә торган товарларда тамгадан файдалану турында Сертификат тапшырылды. Алар - “Актаныш икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте, җитәкчесе - Гиздатуллина Айгөл Фәрит кызы; Крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Фәрдиева Хаҗәр Гали кызы.