Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Рамис Нуруллин район укучыларының Яңа елны зур уңышлар белән башлап җибәрүе турында хәбәр итте. Бу хакта тулырак https://youtu.be/5MR91PcmZWU сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Мари теленнән республикакүләм бәйгедә Мари Суыксу мәктәбеннән Усманов Кирилл- җиңүче, Арсланова Диана- призер, Татарстан тарихыннан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Мансурова Зилия, Мансуров Газиз, Рафиков Рафил, Актанышның беренче мәктәбеннән Басыйрова Чулпан призерлар, “Олимпка юл” олимпиадасында химия фәне буенча Актанышның беренче мәктәбеннән Гәрәева Лилия, гимназиядән Галләмова Эльвина, Агумов Алмаз- призерлар, физикадан гимназиядән Гыйлаев Айнур –җиңүче, Хәйбиев Әмир, Төхбәтуллин Булат- призерлар, рус теленнән Бөтенрәсәй олимпиадасының регионара этабында Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Нәфисә Вәлиева- җиңүче, Галәветдинова Сәлимә-призер булдылар.